Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиада
2015 елның 6 мае, чәршәмбе
7 майда Идел буе спорт һәм туризм академиясендә Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы үткәрелә. Олимпиаданың читтән торып үткәрелгән этабында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән йөздән артык мәктәп укучысы Татарстан тарихын белүдә язмача көч сынашачак. Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиада ике этапта уза: читтән торып һәм йомгаклау этабы. Читтән торып үткәрелгән сайлап алу этабы 2015 елның 2-12 апрелендә Казан федераль университеты порталында интернет-тестлар формасында үткәрелде. Сынауларның әлеге этабында Татарстан мәктәпләрендә 8-11 сыйныфларда укучы өч меңгә якын укучы катнашты. Биредә Түбән Кама, Мөслим, Чистай, Кайбыч, Саба, Буа, Яшел Үзән районнары һәм Казан шәһәре укучылары активлык күрсәтте.
Олимпиаданы оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Ш.Мәрҗәни исемендәге Тарих институты. Татарстан һәм татар халкы тарихы буенча I республикакүләм олимпиаданың төп максаты – укучыларда Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнүдә кызыксыну, татар халкы мәдәнияте һәм тарихына карата сакчыл мөнәсәбәт уяту. Олимпиада “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында ТР дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
5
июнь, 2026 ел
Бүген тугызынчы сыйныф укучылары химия, биология, география һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнар тапшыра
5 июньдә узачак ОГЭда 16 746 тугызынчы сыйныф укучысы катнашачак (шулардан: химия буенча – 2 257, биология буенча – 5 699, география буенча – 13 000, инглиз теле буенча – 774, алман теле буенча – 10, испан теле буенча – 4, җәмгыять белеме буенча – 8 006), шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 34 бала. Алар өчен аерым аудиториядә махсус урыннар каралган, имтихан дәвамлылыгы 1,5 сәгатькә озайтыла.
4
июнь, 2026 ел
345 мең сумга кадәр: Татарстанда физика, математика һәм информатика укытучыларына яңа ярдәм системасы кертелде
Татарстанда укучыларга белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән физика, математика һәм информатика укытучыларын бүләкләячәкләр. Республика Министрлар кабинетының карарын Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Алабугада, Көек һәм Октябрьский бистәләрендә балалар бакчалары төзеләчәк
Татарстанның Питрәч районы Көек авылында 340 урынга, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә 260 урынга һәм Алабугада 220 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы Ринат Билаловка биргән интервьюсында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдерде.
«Денис хикәяләре» һәм Агата Кристи: КФУ эксперты җәйге уку өчен топ-китапларны атады
Җәйге каникуллар башланды. Өч ай эчендә мәктәп укучыларына сыйныфтан тыш уку өчен тәкъдим ителгән китапларны укып чыгарга кирәк булачак. Казан федераль университеты эксперты бу эшне кызыклы шөгыльгә әйләндереп, балаларны китап укуга ничек рухландырырга икәнлеге турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз