Татарстан чыгарыш укучылары математика буенча профиль дәрәҗәсендә БДИ тапшыра

2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстанның 15 меңнән артык чыгарыш укучысы математика буенча профиль дәрәҗәсендә БДИ тапшыра. Татарстанда БДИ ын 86 пунктта тапшыралар, аларда on-line режимда видеокүзәтү һәм металл кысалар эшли. Имтихан сәгать 10 да башлана.

Искәртеп үтик, быел математика буенча БДИ база һәм профиль өлешкә бүленгән. Профиль дәрәдәҗәге имтиханда барлыгы 21 бирем кертелгән, ә имтихан 3 сәгать 55 минут дәвам итәчәк. Минималь балл - 27. Имтихан нәтиҗәләре 10 көннән билгеле булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International