ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Мәгарифне үстерү институты вәкилләре кергән конкурс комиссиясе әгъзалары шәһәр һәм районнарга чыгып урыннарда балаларның рус һәм татар телләрен белүләрен тикшергән. Конкурста катнашучылар шәһәр һәм районга барган көнне, жирәбә салу нәтиҗәсендә, сайлап алынган. Конкурста барлыгы 120 балалар бакчасы катнашкан, 50 се грант алган.
Бүген, Остазлар көнендә, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә академик Мирза Мәхмүтовның 100 еллыгына багышланган «Наставничество как базис развития человеческого капитала» дигән форсайт-сессия узды.