"Ризаэддин Фәхреддин – мөгаллим һәм тәрбияче" темасына Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең VII республикакүләм педагогик укулары турында

2010 елның 1 феврале, дүшәмбе

2010 нчы елның 29 нчы гыйнварында Казан шәһәре Киров районының 4 нче гимназия-интернаты базасында “Ризаэддин Фәхреддин – мөгаллим һәм тәрбияче” темасына Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең VII республикакүләм педагогик укулары үткәрелде. Укуларда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүт улы Мостафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен үстерү бүлеге башлыгы Нигъмәтуллина Гөлшат Рәдиф кызы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитетының эшчәнлеген тәэмин итүче бүлек мөдире Рәхимов Сөләйман Туктар улы, Казан муниципаль берәмлегенең шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Һадиуллин Илсур Гәрәй улы, шулай ук республиканың массакүләм матбугат чаралары вәкилләре, Казан дәүләт университеты, Татар дәүләт гуманитар педагогика университеты, Яр Чаллы дәүләт педагогика институты, Алабуга дәүләт педагогика университеты, Яр Чаллы шәһәре өзлексез педагогик белем бирү институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабеддин Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре, Татарстан Республикасы район (шәһәр) мәгариф бүлекләренең милли мәгариф һәм тәрбия эшләре буенча җаваплы кураторлар, педагогика колледжлары һәм училищелары, мәктәпләрнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары һәм Ризаэддин Фәхреддиннең туганнары катнашты.
Программада Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен укыту-тәрбия процессында файдалану буенча Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Зәй, Саба, Балтач район мәгариф бүлекләре әзерләгән күргәзмә, мастер-класслар карау һәм Яшел Үзән районы педагогларының эш тәҗрибәләре белән танышу планлаштырылган иде.
Пленар өлештә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүт улы Мостафин, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыкларының телләрен үстерү бүлеге башлыгы Гөлшат Рәдиф кызы Нигъмәтуллина, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Кол Гали исемендәге халыкара премия лауреаты, милли китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге баш фәнни хезмәткәре, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты Әнвәр Нәќип улы Хәйруллин, Казан дәүләт университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Әлфәт Мәгъсумҗан улы Закирҗанов, Балтач муниципаль районы мәгариф бүлеге башлыгы Вакыйф Мансур улы Зәкиев, Яр Чаллы шәһәренең “79 нчы лицей-интернат” муниципаль белем учреждениесенең директоры Ринат Исламгәрәй улы Латыйпов, Түбән Кама шәһәренең 49 нчы «Чык тамчысы» балалар бакчасының 1 квалификацион категорияле тәрбиячесе Ләйсән Илдар кызы Сәләхованың чыгышлары тыңланды.
Педагогик укулардан соң карар кабул ителде.
Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләрен укыту-тәрбия процессында актив файдаланган түбәндәге педагоглар Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының грамотасы белән бүләкләнделәр:
1. Ямалтдинова Сөгъдә Таһир кызы, Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы Керкәле төп белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
2. Садыйкова Рәмзия Гибадулловна, Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
3. Гыйльманова Кадрия Кыямовна, Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Чаллы башы гомуми урта белем мәктәбенең югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
4. Шаһиев Рифкать Шириязданович, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәте институты доценты, филология фәннәре кандидаты;
5. Галимуллина Лилия Галимҗановна, Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;
6. Садыйкова Лидия Хамдегалиевна, Түбән Кама шәһәренең аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 31 нче гомуми урта белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International