2010 нчы елның 5 нче февралендә Яшел Үзән шәһәрендә муниципаль район укучыларының “Халыкның үзе кебек...” дип аталган Каюм Насыйри иҗатына багышланган фәнни-гамәли укулар уздырылды. Быел үзенең 65 еллык юбилеен билгеләп үткән 10 нчы гимназиянең мондый зур чараны кабул итү җирлеге бар: уку йорты Каюм Насыйри урамында урнашкан, анда бөек мәгърифәтче иҗатына һәм тормыш юлына багышланган музей эшләп килә.
Фәнни-гамәли укулар филология фәннәре докторы, КДУ профессоры Х.Ю. Миңнегулов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек бүлегенең төп консультанты Г.Г. Әхмәдуллина, КДУның Яшел Үзән филиалы деканы, филология фәннәре кандидаты О.Р. Хисамов, ТР милли муззееның фәнни хезмәткәре Р.Ә. Абзалина чыгышы белән башланып китте. Алар К.Насыйриның күптармаклы эшчәнлегенең әһәмиятенә тукаталып, бүгенге көндә дә галим, әдип һәм мәгърифәтче күтәргән мәсьәләләрнең актуальлегенә басым ясадылар, укуларда катнашкан укучыларга уңышлар теләделәр.
Барлыгы 54 укучыны берләштергән бу чара өч секциягә бүленеп эшләде. Беренче секциядә укучылар К.Насыйриның әдәп-әхлак мәсьәләләрен яктырткан хезмәтләренә тукталдылар, аларның хәзерге көндәге әһәмиятен ассызыкладылар, үз фикерләрен җиткерделәр. Икенче секция К.Насыйриның фән өлкәсендәге хезмәтләрен өйрәнүче укучыларны берләштерде. Эшләрнең презентация белән үрелеп баруы секциянең эшен җанландырды. Өченче секция исә рус телендә якланган хезмәтләр белән аерылып торды. Галимнәр укучыларның фәнни хезмәтләренә җитди карауларын, К.Насыйри мирасын тирән өйрәнүләрен билгеләп үттеләр.
Диплом һәм грамоталар белән бүләкләгәндә, фәнни-гамәли укуларның тирән эчтәлекле булуы, укучыларның үз эшләрен җитди башкарулары, ә бу үз чиратында, якташ галимнәренә чын мәгънәсендә олы хөрмәт белән караулары ассызыкланды.