Рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре

2010 елның 9 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика мәктәпләрендә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксындыруны арттыру, сәләтле укучыларга татар теле һәм әдәбиятын тирәнтен өйрәнүдә шартлар тудыру, рус төркемнәрендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларына гамәли ярдәм күрсәтү максатыннан, 2010 нчы елның 6 – 8 нче февралендә рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде.
Олимпиадада республика мәктәпләренең рус төркемнәрендә белем алучы 9, 10, 11 нче сыйныфларыннан 159 укучы катнашты.
Олимпиада барышында укытучылар һәм укучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, техник фәннәр докторы, профессор А.Ш.Зыятдинов белән очраштылар.

Рус телле укучылар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре

Фотография www.ksu.ru сайтыннан алынган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International