Татар мәктәпләре укучылары өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан, көнчыгыш телләреннән республика олимпиадасы нәтиҗәләре

2010 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан республика мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты, көнчыгыш телләрен укытуны камилләштерү, белем бирүнең сыйфатын күтәрү, сәләтле укучыларны сайлап алу максатында, 2010 нчы елның 15-19 нчы февралендә татар мәктәпләре укучылары өчен татар теле һәм татар әдәбиятыннан, көнчыгыш телләреннән республика олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде. 
Олимпиадада 9-11 нче сыйныфлардан татар теле фәне буенча 167 укучы, татар әдәбиятыннан - 158, көнчыгыш телләреннән барлыгы 46 укучы катнашты.
Олимпиада барышында укытучылар һәм укучылар өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты, техник фәннәр докторы, профессор А.Ш. Зыятдинов, КДУ, ТДГПУ галимнәре, татар язучысы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу үткәрелде һәм татар теле һәм әдәбияты буенча эшләнгән интерактив уку әсбапларын презентацияләү оештырылды.

Татар мәктәпләре укучылары өчен татар теленнән республика олимпиадасы нәтиҗәләре
Татар мәктәпләре укучылары өчен татар әдәбиятыннан республика олимпиадасы нәтиҗәләре
Көнчыгыш телләреннән республика олимпиадасы нәтиҗәләре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International