Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2010 нчы елның 24 нче мартында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты белән берлектә “Гомуми һәм һөнәри уку йортларында татар теле укытуны камилләштерү” темасына татар теле һәм әдәбияты укытучыларының республика форумын үткәрде.
Форумда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Д.М. Мостафин, Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Р.Ф. Шәйхелисламов, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының беренче проректоры А.М. Галимов, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты галимнәре, шулай ук республиканың һәр районыннан мәгълүмати-методик үзәк директорлары, милли мәгарифкә җаваплы кураторлар, методистлар, татар теле һәм әдәбият укытучыларының район методик берләшмә җитәкчеләре, урта һөнәри һәм югары уку йортларында татар теле һәм әдәбиятын укытучы галимнәр, татар теле укытучылары катнашты.
Форумда “Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә кую чорында татар телен укытуны камилләштерү” темасына ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мәхмүт улы Мостафин, “Татар һәм рус телендә белем бирә торган мәктәпләрдә татар теле укытуның сыйфатын яхшырту” темасына Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының татар теле кафедрасы мөдире Рүзәл Абдуллаҗан улы Йосыпов, “Квалификация күтәрүдә модульле система” темасына Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты ректоры Рәис Фәлих улы Шәйхелисламов, шулай ук татар теле һәм әдәбият дәреслекләре авторлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары чыгыш ясадылар.