Ана телләре (чуаш, мари, мордва, удмурт) һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

2015 нче елның 16 -18  декабрьдә    "Костер" балаларны  укыту һәм сәламәтләндерү үзәге базасында чуваш, мари, мордва, удмурт телләре һәм әдәбиятлары буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Әлеге чарада  республика мәктәпләре укучылары катнашты. Олимпиаданың фәнни-методик комиссияләрендә Чувашстан, Удмуртия, Мордовия һәм Марий Эл республикаларыннан килгән галимнәр - тел белгечләре эшләде.

Жюри ясаган нәтиҗәләргә   таянып чуваш  теле һәм әдәбияты буенча олимпиадада Норлат, Чүпрәле, Түбәк Кама, Алексеевск, Чирмешән районнары укучылары җиңүче дип табылды. Мари теле һәм әдәбиятыннан – Мөслим, Әгерҗе районнары, мордва теле һәм әдәбиятыннан – Бөгелмә, Тәтеш, удмурт теле һәм әдәбияты буенча – Балтач, Әгерҗе һәм Кукмара районнары укучылары беренчелекне яулады.

2016 нчы елда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Чувашстан, Удмуртия, Мордовия һәм Марий Эл республикалары мәгариф министрлыклары арасындагы хезмәттәшлек турындагы килешүләр нигезендә республика олимпиадаларында җиңгән укучылар төбәкара олимпиадада чыгыш ясыячак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International