Татарстанда, Яңа ел каникулларыннан соң, укучылар арасында төрле фәннәрдән олимпиадалар башлана

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

12 гыйнвардан 10 нчы февральгә кадәр Татарстанда төрле предметлар буенча укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау һәм бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабы узачак.

Олимпиадалар, уку дисциплиналары буенча белем бирүне камилләштерү, аеруча сәләтле укучыларны һәм иҗади якын килеп эшләүче укытучыларны ачыклау максатыннан, ел саен уздырыла.

21 фән буенча 8 нче сыйныф укучылары өчен олимпиада һәм укучыларның республика олимпиадасының йомгаклау этабын уздыру графигы белән биредә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International