ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температурада мәктәпләрдә дәресләр булмаганны искәртә

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

Татарстанда  һава торышы салкын булу сәбәпле, Мәгариф һәм фән министрлыгы нинди температурада дәресләр булмау турында искәртә.

Министрлык сайтанда хәбәр ителгәнчә, 1-4 нче сыйныфларда дәресләр авыл мәктәпләрендә 23 градус салкында һәм шәһәрдә 25 градуста булмый. Ә 5-9 нчы сыйныфларда авыл мәктәпләрендә 25 һәм шәһәрдә 27 градуста, 10 һәм 11 нче сыйныфларда авыл мәктәпләрендә 30 һәм шәһәрдә 32 градуста дәресләргә бармый калырга ярый. 

Кыш көне физкультура дәресләрен ачык һавада үткәрү СанПиН 2.4.2.2821-10да күрсәтелгән һава торышы шартларында рөхсәт ителә.

25 градус салкын булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртергә һәм муниципаль берәмлекләр чикләренә чыгарга киңәш ителми.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International