Чыгарылыш сыйныф укучылары чит ил телләре буенча БДИның сөйләм өлеше буенча күнекмә тестлауны уза ала

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт БДИ-2016 (ЕГЭ-2016) рәсми порталында чит ил телләреннән бердәм дәүләт имтиханының телдән үткәрелә торган сөйләм өлеше буенча күнекмә тестлауны узарга мөмкинлек булдырган сервисны яңарткан.

Ведомство сайтында хәбәр ителгәнчә, әлеге интерактив ярдәмлек сөйләм өлешен чынбарлыкта тапшыруга мөмкин кадәр якынайтылган һәм сынау узу процедурасы буенча тәфсилле инструкцияне, шулай ук файдалы сылтамаларны үз эченә ала.

Моннан тыш, БДИ порталында чит ил теленнән имтихан тапшыру буенча видеоинструкция тәкъдим ителә. Сынауның сөйләм һәм язма өлешләренең күрсәтмә вариантлары белән Педагогик исәпләүләр федераль институты (ФИПИ) сайтында танышырга була.

Искәртеп үтик: чит ил теленнән “сөйләм” өлеше БДИга 2015 елда кертелде. Имтиханны тапшыру вакыты, БДИ катнашучылары әзерлегенә каралган вакытны исәпкә алмыйча, 15 минут тәшкил итә.

Чит ил теле буенча контроль-исәпләү материаллары биремнәрнең телдән җавап бирүне күз уңында тоткан 4 тибын үз эченә ала. БДИ тапшыручының җаваплары яздырыла, шулай ук ул аудиоязманы тыңлап карау мөмкинлегенә ия. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, имтихан тапшыруның мондый формасы сөйләм теле күнекмәләрен объектив тикшерү мөмкинлеге булдыра.

Мәктәпне тәмамлаучы инглиз, испан, француз яки алман телләре буенча сөйләм өлешен тапшырыргамы юкмы икәнен үзе хәл итә. Әмма бу сайлау имтихан өчен гомуми максималь билге алуга йогынты ясый (язма өлеш өчен 80 баллга кадәр каралган, сөйләм өлеше өчен – 20 баллга кадәр).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International