6 февральда Балык Бистәсе районында республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары узачак. Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укытучылар, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.
Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымнан артык Спартакиада ярышларында катнашучылар 11 төр буенча көч сынашачак: чаңгыда йөгерү эстафетасы, коньки (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, канат тарту һ.б.
Мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында VIP- йогерү (чаңгы) каралган, ир-атлар өчен – 2 км., хатын-кызлар өчен- 1 км. аралыгында.