1нче февральдан башлап “KZN” каналында 3-7 яшьлек балалар өчен “Әкият илендә” дип аталучы тапшыру күрсәтелә. Әлеге проект нәниләргә әти-әниләре белән бергә татар телен өйрәнү мөмкинлеге бирә. Тапшыруның һәр чыгарылышында алып баручы Гөлчәчәк дуслары- әкият геройлары белән бергә уен формасында татар сүзләре, татар халкы һәм мәдәнияты белән таныштыра. “Әкият илендә” тапшыруын эш көннәрендә көн саен 6.50 һәм 12.30 сәгатьләрдә “KZN” каналында карарга мөмкин. Аудиториясе 0+