ТР Президенты Казанда А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты базасындагы фәнни-инновацион үзәктә булды

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген РФА Казан фәнни үзәгенең А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты базасындагы яңа халыкара фәнни-инновацион үзәктә булды. Шулай ук анда Фәнни оешмалар федераль агентлыгы җитәкчесе Михаил Котюков, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәкзүм Сәлахов һ.б. катнашты.

Бу үзәк 2014 елда А.Е.Арбузов исемендәге Органик һәм физик химия институты откан грант нәтиҗәсендә булдырылды. Ул чакта институт Россиянең иң яхшы уналты фәнни-мәгариф учреждениесе рәтенә кергән иде.

Бирегә килүгә үк,  Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Котюковка яңа учреждение презентацияләнде. РФАның Казан фәнни үзәге рәисе Олег Синяшин фикеренчә, әлеге проектның төп максаты –нейрохимия һәм фармакология буенча «Компетенцияләр үзәге» булдыру. Монда галимнәр фундаменталь һәм гамәли дисциплинаара тикшеренүләр уздырачак. Яңа үзәктә медикаментлар булдыруның тулы инновацион циклын гамәлгә ашыру күзаллана, диде Олег Синяшин.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Котюков үзәкне күздән кичереп, мөмкинлекләре белән танышты. Лабораториядә Альцгеймер авыруыннан препарат эшләү буенча экспериментлар да күрсәтелде.

Шулай ук Татарстан Президенты микробиология лабораториясендә дә булды, анда тәҗрибә уздырыр алдыннан башкарыла торган гамәлләрне күзәтте.

Чара азагында Рөстәм Миңнеханов тәкъдим ителгән инновацияләрне һәм яңа дарулар эшләү алымнарын югары бәяләде һәм үзәк хезмәткәрләренә куйган максатларына ирешүләрен теләде. Михаил Котюков, үз чиратында, яшь галимнәр эшчәнлеген уңай бәяләде һәм аларны киләчәктә дә шул юлдан баруларын дәвам итәргә өндәде.

Фото prav.tatar.ru сайтыннан алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International