6 февральда Балык Бистәсе районында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында республика мәгариф хезмәткәрләре кышкы Спартакиадасының финал ярышлары узды. Ярышлар вакытында муниципаль район командалары ике төркемгә бүленде: А төркеме - укучылар саны 3 500дән әзрәк булган районнар, Б төркеме - укучылар саны 3 500дән күбрәк булган районнар. А төркемендә беренче урынны Актаныш районы, Б төркемендә - Мамадыш районы командасы яулады. 2 урында исә Балык Бистәсе (А төркеме) һәм Кукмара районы (Б төркеме) командалары. 3 урынны Чирмешән һәм Саба районы командалары бүлеште.
Спартакиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укытучылар, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру, физкультура – спорт эшен җанландыру максатыннан оештырыла.
Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымнан артык Спартакиада ярышларында катнашучылар 11 төр буенча көч сынашты: чаңгыда йөгерү эстафетасы, коньки (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, канат тарту һ.б.