9 февральдә Иннополис Университетында "IT-чемпион-2015" республикакүләм конкурсының I һәм II этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов катнашачак.
Өч ел дәвамында үткәрелгән әлеге конкурста 420 мең мәктәп укучысы катнашты. Алар конкурс кысаларында олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйләде, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр планшет һәм смартфон белән бүләкләнәчәк. "Иң актив мәктәп" номинациясендә иң күп бал җыйган биш лидер-мәктәпкә Samsung телевизоры тапшырылачак.