ТРның гомуми белем бирү учреждениеләрендә Россия һәм Татарстан флаглары даими эленеп торачак. Моны раслаган “Татарстан Республикасы дәүләт символлары турында”гы ТР законының 9 нчы маддәсенә үзгәреш кертү хакында” 189-5 нче номерлы ТР закон проекты бүген ТР Дәүләт Советының XV утырышында беренче укылышта кабул ителде. Ул федераль законга каршы килми. Моңа охшаш законнар Коми, Дагстан республикаларында, Архангельск, Сахалин, Ульяновск өлкәләрендә һ.б. субъектларда гамәлдә.