2016 елның 12 февралендә Лениногорск районында "Ел укытучысы-2016" Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Зона этабының беренче көнендә Бөгелмә, Азнакай, Лениногорск районнарыннан укытучылар дәрес һәм мастер-класслар күрсәтте. Конкурсның төп максаты - сәләтле укытучыларны барлау, аларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү.