Татарстан командасы яшь патриотларның XIV халыкара слетында катнаша. Чара 11-23 февраль көннәрендә Идел буе федераль округы Россия Герое Ф.Кузьмин исемендәге Пермь кадетлар корпусы базасыда уздырыла. Слетта республика данын Казанның 137нче мәктәбе һәм Тәтеш районы Гражданнарны саклау көллияте студентлары яклый.
Быел әлеге чара “Равнение на Победу” исеме астында үткәрелә. Анда һәр команда туган төбәген презентацияләп чыгыш ясый, үзләренең физик һәм интеллектуаль әзерлеген күрсәтә.
Традицион рәвештә, слетның төп чарасы өйрәнү-кыр сборлары булачак. Алар хәрби-гамәли эстафета белән төгәлләнә. Слетны ябу тантанасында нәтиҗәләр ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү күздә тотыла.