Бүген Икътисад, идарә һәм хокук институтында Н. И. Лобачевский исемендәге премиягә студентлар арасында фәнни хезмәтләргә еллык ачык конкурс ачылды.
Конкурсны ачу тантанасында ТР Дәүләт Советы депутаты А. Исаева, Икътисад, идарә һәм хокук институты ректоры А. Тимирясова, “ТР Студентлар лигасы” Республика яшьләр иҗтимагый оешмасы президенты Э. Искәндәров, институтның фәнни эш буенча проректоры И. Бикеев һәм башкалар катнашты.
Конкурс 28 юнәлеш буенча уздырыла, студентларның фәнни эшчәнлегенең барлык диярлек өлкәләрен колачлый. Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр секциядә иң яхшы фәнни хезмәтләр билгеләнә. Катнашучылар истәлекле призлар, акчалата премияләр белән бүләкләнә.
Бәйге ТР Яшьләр эшләре һәм спорт, ТР Мәгариф һәм фән министрлыклары ярдәмендә ТР Студентлар лигасы тарафыннан оештырыла.
Быел конкурста катнашу өчен дөньяның 4 иленнән, 30 шәһәр һәм 50 вуздан 652 заявка тапшырылган.
Николай Лобачевский исемендәге конкурс Студентлар лигасының бренд проектлары бишлегенә керә. 1997 нче елда әлеге проектның инициаторы ул вакытта ТР Студентлар лигасының беренче вице-президенты Игорь Бикеев булган.