ТР Президенты Түбән Камада ресурс үзәгендә булды

2016 елның 16 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама муниципаль районына эш сәфәре кылды.    

Сәфәр барышында ТР Президенты Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү техникумы эшчәнлеге белән танышты. Аны ТР вице-ремьеры - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин озата йөрде.

Элегрәк белем бирү учреждениесе нефть химиясе тармагы предприятиеләре өчен 8 төрле һөнәр һәм 2 белгечлек буенча эшче кадрлар әзерләү ресурс үзәге статусын алган иде. Бүген техникумда, Менделеевскидагы филиалны да искә алып, 1195 булачак белгеч укый. 

ТР Президентына заманча лаборатория һәм остаханәләр мөмкинлекләрен күрсәттеләр. Техникум директоры Татьяна Куприянова сүзләренчә, ресурс үзәген җиһазландыруга 29 млн сум акча бүленгән. ТАНЕКО һәм "Түбән Кама Нефть химиясе" предприятиеләре актив ярдәм күрсәткән.

Рөстәм Миңнеханов Һөнәри юнәлеш эше үзәгендә дә булды. Биредә абитуриентларны республика предприятиеләрендәге эшче һөнәрләр белән таныштыралар, укучыларда теге яки бу эшчәнлек буенча кызыксынуны ачыклауга юнәдерелгән диагностика үткәрәләр.

ТР Президентына техникум базасында кыска вакытлы программалар буенча кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү башкарылу турныда хәбәр иттеләр, алар кысаларында 2970 кеше белем эстәгән.

Рөстәм Миңнеханов күрелгәннәрдән канәгать калды һәм укучыларга уңышлар теләде. Техникум җитәкчеләре, үз чиратларында, Татарстан Президентына даими ярдәм өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International