17-19 февральдә Казанда Бөтенроссия "Җиңү" хәрби-спорт уенының республика этабы уза. Уенның финалында 15 команда, 150 кеше катнаша. Уеннарның рәсми ачылышы "Патриот" республика үзәгендә 17 февральдә узды. Өч көнлек ярышларда катнашучыларның хәрби тарих, Ватан тарихы буенча белемнәре, гомумхәрби уставны белүләре һәм медицина әзерлеге тикшереләчәк. Практик өлештә исә аларга АК-47 автоматын сүтеп-җыю, беренче медицина ярдәме күрсәтү, протовгаз кию һәм башка хәрби әзерлек осталыкларын күрсәтергә туры киләчәк.