15 февральдә Зәй районында "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының зона туры узды. Биредә Сарман, Актаныш, Чирмешән, Зәй, Түбән Кама, Мөслим районнарыннан килгән укытучылар көч сынашты. Конкурсның төп максаты - сәләтле укытучыларны барлау, аларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү.