Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабы уза

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда "Россия ел укытучысы"  Бөтенроссия конкурсының региональ этабы дәвам итә. Бүген, 18 февральдә Чистай шәһәрендә Алексеевск, Әлки, Яңа Чишмә, Спас, Нурлат районнары укытучылары арасында зона этабы уза. "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының зона турлары инде Кукмара, Алабуга, Лениногорск һәм Зәй районнарында булып узды. Укытучылар ике номинациядә көч сынаша: "Ел укытучысы" ( 5 елдан артык педагогик стажы булганнар) һәм "Педагогик дебют" (3 елдан кимрәк эш стажы булганнар өчен). Конкурста катнашучы укытучылар заманча технологияләр, ФГОС таләпләре буенча укыту методикасын кулланып  дәресләр һәм мастер-класслар үткәрергә тиеш. Традицион дәрес алып барудан тыш, укытучылар "сингапур" технологияләрен дә актив куллана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International