21 февральдә Бөгелмә муниципаль районында Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәп укучылары Бөтенроссия Спартакиадасы региональ этабы уза. Биредә "Күңелле стартлар" ("Веселые старты") хәрәкәтле уеннар финалы булачак. Ярышларда Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш, Саба, Кайбыч районнарыннан һәм Казан шәһәреннән мәктәп укучылары катнашачак.