19 февральдә Казандагы “Ак Барс” яшьләр үзәгендә “Сәмрух” премиясен тапшыру тантанасы була.
Премия ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм “Сәләт” иҗтимагый фонды тарафыннан, беренче тапкыр республиканың “Сәләт” хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү, шушы оешма әгъзалары, партнерлары, проектлар авторлары эшчәнлегенә бәя бирү максатыннан, тапшырыла.
Әлеге премиягә дәгъва кылуга 100ләп гариза алынган. Гаризалар “Ел проекты”, “Ел әйдаманы”, “Ел җитәкчесе”, “Ел сәлкеше”, “Ел аланы”, “Ел остазы”, “Ел партнеры”номинацияләре буенча кабул ителгән.