Казан яшьләренең “Сүз белән түгел, ә эш белән” республика форумы узды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан бөтен ил белән бергә беренче тапкыр РФ Президенты указы белән расланган яңа федераль бәйрәм - Россия студентлар отрядлары көнен билгеләп үтә. Шулай итеп, бу бәйрәм республикада ел саен билгеләнәчәк.

Бүген Россия студентлар отрядлары көне кысаларында Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясендә “Сүз белән түгел, ә эш белән” I республика форумы узды.Тантаналы чарада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, вузлар ректорлары, студентлар отрядлары ветераннары һ.б. катнашты.

Тантаналы чара алдыннан Васил Шәйхразиев форум күргәзмәсе белән танышты. Анда студентлар отрядлары казанышлары тәкъдим ителгән иде. Отрядлар ТР Хөкүмәтенә ТР Студентлар отряды хәрәкәтенең 55 еллыгына, Россиянең башка шәһәрләрендәге кебек, ТР Студентлары отрядлары стеласын булдыру тәкъдиме белән чыгыш ясадылар.
Чара сәхнәгә РФ һәм ТР флагларын алып чыгу белән башланды, ә аннары – дәүләт гимннары башкарылды. Соңыннан Васил Шәйхразиев сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

“Мөгаен, беренче форумны сәхнәгә дәүләт флаглары алып чыгудан башлау дөрестер, гимннар яңгырый. Беренче чиратта, бу 60-80 нче елларда йөрәк кушуы буенча Советлар Союзының төрле почмакларына барган һәм бурычларын үтәгән, шул ук вакытта командада эшләү осталыгын, лидерлык сыйфатларын күрсәткән студентлар отрядлары ветераннарын искә алу һәм рәхмәт белдерү, ә иң мөһиме - аларның хезмәте файда китергән. Безнең яшьләр өчен бу яхшы үрнәк. Без әле генә күргәзмә белән таныштык, отряд командирлары һәм активы белән түгәрәк өстәл үткәрдек, төрле мәсьәләләр буенча фикер алыштык. Очрашу нәтиҗәләре буенча беркетмә төзүне сорадым, без хәрәкәт үсеш алсын, һәр кешегә һәм Татарстанга файда китерсен өчен министрлыкларга һәм ведомстволарга йөкләмәләр бирәчәкбез".

Аннары ул ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның форумда катнашучыларны сәламләү хатын укыды.
“Бүген, элеккеге кебек, студентлар отрядларына югары әхлакый сыйфатлар, патриотлык хисен формалаштыру, яшьләрне социаль-хезмәт адаптациясе – хезмәт сөючән, максатчан, җәмгыятькә файдалы була белү бурычы куела. Нәкъ менә бу көнне без “Сүз белән түгел, ә эш белән” I республика форумын үткәрү - шатлыклы хәл. Ул эшче һөнәрләрне популярлаштыру, республика проектларын һәм программаларын тормышка ашыруга яшьләрне җәлеп итү өчен массакүләм мәйданчык булыр дип өметләнәм”, - диелгән котлауда.

Аннары В.Шәйхразиев “Ел студентлар хезмәт отряды-2015” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. “Ел студентлар отрядының вуз штабы” номинациясендә КДМУ штабы иң яхшы дип табылган. Җиңүчеләргә сын һәм отряд эшчәнлеге үстерүгә 100 мең сум күләмендә грантка сертификат тапшырдылар. “Ел студентлар хезмәт отрядларының җирле штабы” номинациясендә КФУ ның Алабуга институты штабы җиңде, алар 50 мең сум күләмендә грантка ия булды. Жюри “Ел командиры” итеп Казан илкүләм тикшеренүләр технология институты “Технолог” студентлар хезмәт отрядлары штаб командиры Сергей Игонинны таныды. Чистай студентлар хезмәт отрядлары штабы комиссары Земфира Садыйкова “Ел комиссары” итеп танылды. Шулай ук башка номинацияләр буенча да җиңүчеләр билгеләнде.

Чара тәмамланганда, ветераннарны студентлар отрядларында актив эш алып барулары өчен “Россия студентлар отрядлары" гомумроссия яшьләр иҗтимагый оешмасының мактаулы билгесе белән бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International