Бүген Казандагы “ТИСБИ” идарә университетында инклюзив белем бирү практиклары халыкара конгрессының пленар утырышы уздырылды. Анда РФ Дәүләт Думасы мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары, депутат, Бөтенроссия күрмәүчеләр җәмгыяте вице-президенты Олег Смолин, РФнең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе, РФ Президентының инвалидлар эшләре буенча комиссиясе әгъзасы Ольга Каширина, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Җәмәгать палатасы рәисе Анатолий Фомин һ.б. рәсми затлар катнашты.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк: конресс “ТИСБИ” идарә университетында сәламәтлеге ягыннан чикле затларның белем ала башлавына 20 ел тулу уңаеннан уздырыла. 17 февральгә кадәр дәвам итәчәк бу чарада Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург шәһәрләреннән, Саратов, Самара, Томск, Ульяновск, Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән, Башкортстан, Марий-Эл, Саха (Якутия) Республикаларыннан – җәмгысе Россиянең 30лап төбәгеннән, шулай ук Германия, АКШ, Бөекбритания, Франция, Казакъстан, Үзбәкстан кебек чит илләрдән гомуми һәм урта инклюзив белем бирү өлкәсендә көч куючы 250ләп педагог, дефектолог, психолог, инклюзив белем бирүне гамәлгә кертү, социомәдәни тернәкләндерү һәм физик мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче белгеч катнаша.
Пленар утырышта Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Вениамин Кагановның конгресста катнашучыларга юлланган видеомөрәҗәгате күрсәтелде. Ул анда быел 1 сентябрьдән инвалид һәм сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирү өлкәсендә яңа мәагриф стандартлары гамәлгә ашырыла башлаячагын искәртеп, бу төбәкләрнең, уку оешмалары җитәкчеләренең, укытучыларның тагын да зуррак көч куеп эшләвен таләп итәчәк, дип билгеләп үтте. “Безгә яңа стандартларны гамәлгә ашыру кысаларында сыйфатлы белем бирү шартлары тәэмин итү өчен кирәкле кадәр педагоглар әзерләп өлгерү мөһим. Бу конгресста булачак сөйләшү шушы стандартларга күчү ысулларын билгеләргә ярдәм итәр”, – дип өмет баглады В.Каганов үзенең мөрәҗәгатендә.
РФ Дәүләт Думасы мәгариф комитеты рәисенең беренче урынбасары Олег Смолин фикеренчә, бүген җәмгыятьтә дөрес инклюзия идеясен алга сөрү зарур. “Инклюзияне билгеле бер дәрәҗәдә уңышлы гамәлгә ашырган илләрдә, бу әлеге идея педагогларда, әти-әниләрдә, гомумән, җәмәгатьчелектә тулысынча хуплау тапкач кына мөмкин булды”, – диде ул. Шул ук вакытта бу процессның дәвамлы булуына игътибарны юнәлтеп, әйтик, инклюзия югары үсеш алган Бөекбританиядә ул 20 ел буе гамәлгә кертелде, дип билгеләп үтте.
Олег Смолин инклюзив белем бирү сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешенең сәламәт яшьтәшләре белән бергә укуын гына гына түгел, махсус шартлар булдыруны да таләп итүен искәртеп, Россиядә инвалидлар белем алган уку йортлары шактый, әмма аларның барысында да моның өчен тишле шартлар юк. Әлбәттә, үсешләрендә төрле тайпылышлары булганнар өчен бу шартлар төрле. Аларның иң гадиләре – тотынып менү өчен җайланган пандуслар, махсус бәдрәфләр, махсус лифтлар һ.б. җайланмалар. Шулай да, иң мөһим шартларның берсе – махсус әзерлекле педагоглар, дип игътибарны шушы мәсьәләгә юнәлтте.
Кызганыч ки, акчаны янга калдыру нияте белән, бүген Россиядә махсус коррекцион учреждениеләр ябыла, андагы балалар гади мәктәпләргә урнаштырыла, тик махсус шартлар булдыру турында еш кына онытыла.
“Әйтик, әгәр укытучы үсешендә психик тайпылышы булган, акыл ягыннан тоткарлыклы бала белән эшләү рәтен белми икән, инклюзия файда урынына зыян гына салачак. Шул ук вакытта Россиядә инклюзив белем бирү педагогларын санаулы вузлар гына әзерли”, – дип мәсьәләнең икенче бер проблемалы ягын ассызыклады РФ Дәүләт Думасы депутаты. Инклюзив белем бирү системасын гамәлгә кертү махсус коррекцион мәктәпләрне ябуга китермәсме, дигән сорауга Олег Смолин: “Соңгы елларда Россиядә 280 коррекцион мәктәп һәм балалар бакчасы ябылды. Бу дөрес түгел. Бу системаларның икесе дә, параллель рәвештә, эшләргә тиеш”, – дип җавап кайтарды.
Сүз уңаеннан, күптән түгел, РФ Дәүләт Думасына мәгариф комитеты тарафыннан әзерләнгән закон проекты тәкъдим ителгән. Ул коррекцион мәктәпләрне яки балалар бакчаларын ябу, үзгәртеп коруның әти-әниләрнең гомуми җыелышы ризалыгы белән генә мөмкин булын күз уңында тота.
Римма Ратникова конгресс кунакларын ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, депутатлары исеменнән сәламләп, бүген ачылган конгрессның практикага юнәлтелгән булуын ассызыклады. Урта, югары инклюзив белем бирү турында сүз йөрткәндә, без еш кына балаларга, яшьләргә махсус шартлар булдыруны күз уңында тотабыз, шул ук вакытта моның инклюзив төркемдә яки сыйныфта көч куючы укытучыга бөтенләй башка, яңа һөнәри таләпләр куйган аерым йөкләмә булуын онытып җибәрәбез, дип билгеләп үтте ул үзенең чыгышында. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар программаны тиешле күләмдә, тиешле вакыт эчендә үзләштермәскә мөмкин. Әлбәттә, моңа әзер булмаган педагог өчен бу зур сынау. Конгресста бу юнәлештә зур тәҗрибәгә ия үз эшенең осталарының катнашуы бик мөһим, диде.
Римма Ратникова да инклюзияне гамәлгә кертүнең бер көнлек эш түгеллеген ассызыклап, Татарстанда бу юнәлештә 20 ел буе башкарылган эш бүген үзенең нәтиҗәләрен бирә, диде.
Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты директоры вазыйфаларын башкаручы Александр Хорошилов Татарстан инклюзив белем бирү өлкәсендә зур тәҗрибә туплавын искәртеп, “ТИСБИ” идарә университеты лаеклы рәвештә бу юнәлештә Россия лидерлары рәтендә, диде. Аның фикеренчә, инклюзив белем бирү өлкәсендә яңа уку елыннан гамәлгә кертеләчәк стандартлар уку йорты җитәкчеләреннән дә, педагогларда да, әти-әниләрдән дә аерым җаваплылык таләп итә. Бу киң күләмдә яңа укыту-методик әдәбият, яңа төр ысуллар булдыруны күз уңында тота, дип ассызыклады ул.
Искәртеп үтик: конресс “ТИСБИ” идарә университеты тарафыннан, РФның ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе, РФ Дәүләт Думасының мәгариф комитеты, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия мәгариф академиясенең Коррекцион педагогика институты, Федераль мәгарифне үстерү институты, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Республика вузара сәламәтлеге ягыннан чикле затлар белән эшләү үзәге белән берлектә, оештырыла. Анда катнашучылар инклюзив белем бирү методикалары һәм технологияләре, үзебезнең һәм чит илләр модельләре турында фикер алыша, мәгарифнең барлык баскычларында төрле авырулы балаларны җайлаштыру, инвалидларны инклюзив белем бирүдә җитәкләү, тьюторлык ярдәме буенча тәҗрибә уртаклаша. Конгресс кысаларында, пленар утырыштан тыш, мастер-класслар, уңышлы инклюзив проектлар күргәзмәсен оештыру, аларны презентацияләү күздә тотыла.