16 февральдә Тәтеш шәһәренең П.С. Ханжин исемендәге 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе базасында "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча Татарстан Республикасы ел укытучысы" IX республикакүләм конкурсының зона этабы узды. Биредә Тәтеш, Буа, Югары Ослан, Апас, Чүпрәле, Кайбыч һәм Кама Тамагы районнарында муниципаль этапларда җиңү яулаган укытучылар һөнәри осталыгын күрсәтте.
Исегезгә төшерәбез, конкурсның зона этаплары 5 февральдә Яр Чаллы шәһәрендә башланып китте. Зона этапларында җиңгән укытучылар март аенда узачак республикакүләм этапта көч сынашачак.