VI республика Онегин укулары

2016 елның 19 феврале, җомга

18 февральдә Яшел Үзәннең А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицеенда VI республика Онегин укулары узды.

Укулар 2 этапта уздырылды. Аның 18 гыйнварга кадәр читтән торып уздырылган өлешендә катнашучылардан гаризалар һәм тикшеренү эшләре кабул ителде.

Быел Онегин укулары шагыйрь Василий Пушкинның (классикның агасы) тууына 250 ел тулуга һәм “Сказка о царе Салтане...” әсәренең 185 еллыгына багышлана.

Онегин укуларының максаты – укучыларның интеллектуаль һәм сәнгати иҗатын үстерүгә булышлык күрсәтү, аларны тикшеренү һәм иҗат эшчәнлегенә җәлеп итү.

Укуларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Милли музее филиалы – Е.А.Боратынский музее, Яшел Үзән районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, әлеге районның А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицее оештыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International