ТР мәгариф министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы делегациясе Мәскәү шәһәрендә узган төбәкара фәнни-гамәли семинарда катнашты. Бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 яшь тулу уңаеннан үткәрелгән әлеге семинар 19 февральда Мәскәү шәһәренең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы этномәдәни татар компонентлы белем бирү мәктәбендә узды. Семинар кысаларында укытучылар мастер-класслар күрсәтте.