Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона турлары дәвам итә

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона турлары дәвам итә. 19-20  февральдә Кайбыч районының Федоровское урта мәктәбе базасында  "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының региональ этабының зона туры узды. Биредә Буа, Апас, Чүпрәле районнарыннан килгән укытучылар көч сынашты. Алар ике номинациядә чыгыш ясый: "Ел укытучысы" ( педагогик стажы 5 елдан артык булганнар) һәм "Педагогик дебют" (педагогик стажы 3 елдан артык булмаганнар).

Конкурсның төп максаты - сәләтле укытучыларны барлау, аларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International