«Сәмрух» премиясенә конкурс нәтиҗәләре билгеле булды

2016 елның 19 феврале, җомга

 Кичә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, ярдәм итү һәм үстерү өлкәсендәге төп чара – «Сәмрух-2015» ел премиясенең бүләкләү тантанасы уздырылды. Әлеге премия ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР фән һәм мәгариф министрлыгы, ТР «Сәләт» иҗтимагый яшьләр фонды белән берлектә, беренче мәртәбә үткәрелде. Тик премиянең ел саен уздырыла торганга әйләнүе көн кебек ачык иде.

Тантана әкияти Сәмрух кошының бию композициясеннән башланып китте: ул Кешенең көченә инанып, үзенең тылсымлы каурыен аңа бүләк итә. Аның ярдәмендә Кеше яңа үрләр яуларга һәм бары алга барырга илһамлана...

Музыкаль чыгышлар белән үрелеп барган тантана - җиңүчеләрне бүләкләү, сыннар тапшыру, рәхмәт һәм котлау сүзләрен җиткерү Татарстанның һәм Россиянең танылган сәясәтчеләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, мөхтәрәм кунаклар тарафыннан башкарылды.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә VI чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов (“Ел проекты” номинациясендә җиңүчене игълан итү), ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин, «Ялкын» журналы баш мөхәррире Йолдыз Миңнуллина (“Ел әйдаманы”), ТР Президенты Аппаратының тышкы элемтәләр департаменты директоры урынбасары Марат Гатин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров (“Сәләт җырлый”) чыкты. «Дөньяның барлык почмакларында яшәүче милләттәшләребез һәм татар конгрессы исеменнән барыгызны да кайнар сәламлим! Бүген «Сәләт» – үзенең мохите, принциплары, җырлары булган көчле хәрәкәт. Элеккеге сәлкеш, әйдаман һәм башҗитәк буларак әлеге номинацияне бүләкләвем минем өчен зур горурлык. «Хәерле көн, «Сәләт» аланы!» җыры бүгенгедәй күңелемдә яңгырап тора! Котлыйм сезне, «Сәләт»леләр!» - диде Данис Шакиров.

V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева һәм республиканың Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының җитәкчесе Дамир Гыйләҗев чираттагы (“Ел башҗитәге”) номинантны игълан итте. «19 ел дәвамында сезнең белән башта фестиваль, хәзер инде халыкара форум үткәрәбез. «Фәнсар» мәктәбе барлыкка килү тагын бер кат безнең үсеш дәрәҗәсен исбатлый», – дип, Д.Гыйләҗев кабаттан изге Биләр җиренә чакырды.

ТР премьер-министры киңәшчесе, Төбәк инвестиция агентлыклары ассоциациясе президенты Линар Якупов, ТР фән һәм мәгариф министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова ("Ел сәлкеше”) котлап чыгыш ясады. «Сәмрух» премиясе, чыннан да, - текә әйбер икән! Минем улым да әле былтыр гына сезнең «Сәләт» гаиләсенә кушылды: Раушанда ял итте. Җәйнең калган өлешен гаиләбез белән «Кәеф ничек?», «Сәләт-Раушан – иң шәп алан» сөрәннәрен кабатлап уздырдык. Аның белән берлектә «Сәләт»нең барлык потенциалын, барлык биргән мөмкинлекләрен аңлый алдым. Үзегезгә ышаныгыз, алга барыгыз, барлык хыялларыгыз чынга ашсын!» - дип теләде Л. Якупов. «Хәрәкәтегез, чыннан да, бик көчлегә әверелгән. Иҗат итә беләсез, уйлый, эшли беләсез, идеяләрегез, илһамыгыз ташып тора, афәрин! Без сезнең өчен бик шатбыз! Рәхмәт!» – диде Г.Габдрахманова.

ТР Президенты киңәшчесе Ләйлә Фазлыева Президент Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде: «Бүген «Сәләт» хәрәкәте – Татарстан Республикасы балалары һәм яшьләренең интеллектуаль иҗат потенциалын ачу һәм үстерү системасы ул. Үзенең 20 еллык тарихында «Сәләт» 80 меңнән артык сәләтле баланы, яшьләрне һәм укытучыларны берләштерде», – диелгән иде республика лидеры җибәргән Рәхмәт хатында.

Тантана “Сәләт”ветераны Илназ Сафиуллин башкаруындагы “Сәләт-2015” форумының гимны белән тәмамланды, диелә “Сәләт” фонды матбугат хезмәте хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International