Алабугада иң яхшы сыйныф җитәкчесен билгелиләр

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе
Алабуга районының 18 сыйныф җитәкчесе арасыннан иң яхшысын билгелиләр. 8 урта мәктәп һәм балаларда зәвык тәрбияләү үзәге базасында “Ел сыйныф җитәкчесе” бәйгесенең муниципаль туры узды.
Конкурста катнашучылар хөкемдарларга сыйныфтан тыш чаралар һәм үз-үзләренә презентация ясап күрсәтте. Алар моны бөтенләй таныш булмаган балалар белән эшләде.
“Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсының зона туры Яр Чаллыда 3 мартта үтәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International