Татарстанда "Россия ел укытучысы" конкурсының зона турлары уза

2016 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

Татарстанда "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының зона турлары дәвам итә.

19-20 февральдә Кайбыч районының Федоровское урта мәктәбе конкурсның төбәк этабының зона туры узды. Биредә Буа, Апас, Чүпрәле районнарыннан килгән укытучылар көч сынашты. Алар 2 номинациядә чыгыш ясый: "Ел укытучысы" (педагогик стажы 5 елдан артык булганнар) һәм "Педагогик дебют" (педагогик стажы 3 елдан артмаганнар).

Конкурсның төп максаты - сәләтле укытучыларны барлау, аларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү, диелә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International