Владимир КИРЮХИН: “Мәктәп укучыларының информатика буенча халыкара олимпиадасы барышын дөньяның иң эре IT компанияләре күзәтеп бара”

2016 елның 26 феврале, җомга

Татарстан башкаласы янә дөньякүләм чара кабул итәргә әзерләнә. Аерым алганда, 12-19 августта Казанда мәктәп укучыларының информатика буенча XXVIII халыкара олимпиадасы була. Аны РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Казан (Идел буе) федераль университеты, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы оештыра. Күптән түгел Татарстан башкаласында әлеге фәнни чараны оештыру буенча халыкара комитет булып китте. Аның составында 17 илдән вәкилләр бар иде. Төп максат – илнең олимпиада үткәрүгә әзерлек дәрәҗәсен бәяләү.

“Татар-информ” МА мәйданчыгында әлеге агентлык генераль директоры Леонид Толчинский белән “Көн темасы” программасы кысаларында уздырылган очрашуда сүз әлеге олимпиада, аңа әзерлек турында барды. Сорауларга информатика буенча халыкара олимпиаданы оештыру комитеты рәисе Владимир КИРЮХИН җавап бирде.

Бүген Казанның олимпиадага әзерлек дәрәҗәсен ничек дип бәяләр идегез?

В.К.: Әзерлек дәрәҗәсе шактый югары. Барысы да бик яхшы оештырылачагына бер шигем дә юк, чөнки әзерлек эшләре берничә ел рәттән алып барыла. Олимпиаданың РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов һәм РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров җитәкчелегендә Россия оештыру комитеты эшли. Комитетның җәмгысе 2 утырышы уздырылды инде, шул исәптән берсе – Татарстан башкаласында. Киләсе утырышны быел апрель аенда, мәктәп укучыларының информатика буенча Бөтенроссия олимпиадасының Казанда булачак йомгаклау этабы кысаларында, үткәрү планлаштырыла. Татарстан башкаласының халыкара олимпиада уздыруга әзерлеге, даими рәвештә, мониторинглана. Матди як мәсьәләләре инде хәл ителгән дип беләм: Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан смета расланды, ТР Хөкүмәте тарафыннан да ресурслар бүлеп бирелде. Иганәчеләр ярдәме мәсьәләсе – РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы җаваплылыгында.

Әзерлек барышында кайсы якларга аерым игътибар бирелә?

В.К.: Олимпиаданы уздыруга әзерлек шактый күп аспектларны үз эченә ала: чара булачак залларны махсус техник җайланмалар белән җиһазландырудан алып мәсьәләләр текстларын әзерләүгә кадәр. Техник тәэминат – иң мөһим юнәлешләрдән берсе. Аерым алганда, укучыларга биремнәрне үтәү өчен ноутбуклар биреләчәк. Кайбер катнашучылар өстәмә монитор таләп итә ала, чөнки алар арасында күрү, образларны кабул итү буенча мөмкинлекләре чиклеләр булу ихтималы бар. Техниканың ышанычлы эшләве таләп ителә. Әйтик, Казанның олимпиада уздырыла торган районында, төзекләндерү эшләре алып барылу сәбәпле, электр челтәрен сүндерү нәтиҗәсендә, ярышларны кичектерү кебек гадәттән тыш хәлләргә юл куелырга тиеш түгел. Бу уңайдан башкала хезмәтләренең һәр нәрсәдән хәбәрдар булуы шарт, резерв электр чыганаклары, генераторлар әзерләп кую зарур. Шул рәвешле, компьютер техникасы эшенең ышанычлылык дәрәҗәсе максималь дәрәҗәдә булырга тиеш. Бу, үз чиратында, IT өлкәсе генә түгел, торак биналарга хезмәт күрсәтү буенча белгечләрне җәлеп итү бурычы куя.

Халыкара олимпиаданың кайсы мәйданчыкта уздырылачагы билгелеме?

В.К.: Олимпиада Казанда Спортчылар авылында (Универсиада авылы) үткәреләчәк. Халыкара оештыру комитетының барлык әгъзаларын да бу мәсьәләдә кабул ителгән карар тулысынча канәгатьләндерде. Алар олимпиадада катнашучылар һәм командалар җитәкчеләре өчен булдырылган шартлардан риза калды, шулай ук фәнни комитет эшләячәк, конференцияләр үткәреләчәк урыннар белән танышты. Ярышларны уздыру урынының катнашучыларның яшәү урыныннан ерак булуы, транспорт чыгымнарына нисбәтле, бик үк яхшы түгел. Моннан тыш, укучыларны, команда җитәкчеләрен җыеп, билгеле бер урынга алып бару һәм алып кайту өстәмә вакыт таләп итә, оештыру мәсьәләсендә уңайсызлыклар китереп чыгара. Спортчылар авылында исә барысы да шактый якын, хәтта, кул сузымында, дисәк тә була.

Катнашучы илләр командаларын IOI2016 сайтында электрон рәвештә теркәүнең быел 1 мартта башланып 31 майга кадәр дәвам итәчәге мәгълүм. Олимпиадада кайсы илләрдән ничә кеше катнашуы көтелә?

В.К.: Җыеп кына әйткәндә, барлыгы 85ләп илдән 350ләп укучы һәм аларны озата баручы 200ләп җитәкче килер дип планлаштырабыз. Информатикадан халыкара олимпиадада катнашу теләге булган илләрнең командаларын чакыруның махсус тәртибе бар, ягъни катнашу теләге булу гына җитми. Беренче этапта ук илләрнең олимпиада уздырылачак урынга күзәтүче җибәрүе шарт. Ул, үз чиратында, әзерлек барышы, олимпиада кагыйдәләре, катнашучыларга куелган таләпләр белән танышып кайтырга һәм әлеге мәгълүматны илкүләм командаларга ирештерергә тиеш була. Кайвакыт бу төр ярышларда белем-күнекмәләрен күрсәтергә килгән укучылар нәрсә эшләргә, биремнәрне ничек үтәргә кирәклеген бөтенләй аңламый. Әлбәттә, өлкәннәр өчен бу берни тормый, яшүсмерләр өчен исә – зур стресс.

Халыкара олимпиада биремнәрендә каралган мәсьәләләр, иң беренче чиратта, нәрсәгә юнәлтелгән?

В.К.: Олимпиада биремнәре, әйтик, математикадагы кебек, кәгазь битендә гадәти мәсьәләләр чишүгә генә кайтып калмый. Һәр мәсьәләнең ахыргы нәтиҗәсе билгеле бер проекттан гыйбарәт булырга тиеш. Әйтик, укучыларга шәһәрдә гамәлдәге транспорт системасы эшчәнлеге кысаларында хәрәкәтне бөкеләр азрак булырлык итеп оештыруны күз уңында тоткан программа эшләү буенча бирем бирелергә мөмкин. Моның өчен иң мөһиме – алгоритм уйлап табу. Аның ни дәрәҗәдә катлаулы булуы укучының сәләтен, белем-күнекмәләрен күрсәтә. Моның өчен катнашучы информатиканың гына түгел, башка төгәл фәннәрнең дә теоретик нигезен белергә тиеш. Еш кына бу олимпиаданы программалаштыру буенча олимпиада дип атыйлар. Чынлыкта, бу дөреслеккә туры килми, чөнки программалаштыру бу очракта корал буларак кына файдаланыла. Укучылардан программалаштыруның яңа технологияләрен уйлап табу таләп ителми.

Укучылар тарафыннан эшләнгән программаларның дөреслеге ничек бәяләнә?

В.К.: Теләсә кайсы программа компьютер өчен языла һәм аның дөреслеген дә компьютер ярдәмендә генә тикшереп була. Әйтик, укучы тарафыннан кәгазьгә язылган программаны тикшерергә утыруым сафсата булыр иде, чөнки ул язганнарны кеше түгел, компьютер кабул итеп, укырга тиеш. Программа тулаем дөрес язылып, анда нокта гына төшеп кала һәм компьютер аны укый алмый икән, димәк, программа дөрес башкарылмаган дигән сүз. Катнашучыларның эшләре нәтиҗәләренә субъектив бәя бирелмәсен өчен, алар автоматлаштырылган система ярдәмендә тикшереләчәк. Бу төр тикшерүгә әзерлек тә – шактый катлаулы процесс, чөнки бу тестлар, тикшерә торган махсус программаларны берләштергән, аларның барысының да бердәм системада эшләвен күз уңында тоткан тулы бер комплекс булдыруны зарурият итеп куя.

Олимпиада кысаларында нинди дә булса өстәмә чаралар каралганмы?

В.К.: Безнең ил вәкилләре өчен дә, чит илләрдән килүчеләргә дә шактый кызыклы киңкүләм программа әзерләнә. Аерым алганда, Иннополиста, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белем бирү казанышларына багышланган күргәзмә оештыру күздә тотыла. Анда чит илләр дә бу өлкәдәге тәҗрибәсе белән уртаклашыр дип көтелә. Күргәзмә кысаларында Татарстан укытучылары өчен семинар булачак.

Билгеле бер спорт төрләре, әйтик, хоккей, футбол буенча ярышлар уздырылганда, кайсы илләрнең әйдәп барачагын чамалап әйтә алабыз. Информатика буенча олимпиадада лидер дип кайсы илләрне атарга була?

В.К.: Традицион рәвештә, бу өлкәдә 2 ил – Кытай һәм Россия, тотрыклы рәвештә, әйдәп бара. Олимпиада уздыру дәверендә медальләр саны ягыннан без Кытайдан бик азга гына калышабыз: аерыма 7-8 медаль тәшкил итә. Бу олимпиада оештырыла башлаган елларда – аның беречесе 1989 елда Болгариядә үткәрелде – Россиядә информатика дәресләре, нигездә, теориягә юнәлтелгән булып, компьютерсыз үткәрелә иде. Шуңа башта мәгълүмати технологияләр өлкәсендә әйдәп баручы илләр белән көч сынашу шактый авыр бирелде. Әмма, тора-бара, бу юнәлештә сәләтле балалар белән эшләү методикасы булдырылып, нәтиҗәләр яхшыра башлады. Алай гына да түгел, бу фән буенча олимпиадаларның 5ендә Россия укучылары дөнья чемпионы исеменә лаек дип табылды. Әлеге күрсәткеч буенча кытайлылар безнең илне 3 ел элек кенә узып китте – хәзерге вакытта алар исәбендә 6 олимпиадада яуланган беренчелек.

Быел 3-9 апрельдә Казанда мәктәп укучыларының информатикадан Бөтенроссия олимпиадасы йомгаклау өлеше була. Анда ничә кеше катнаша?

В.К.: Анда илебезнең IT өлкәдә иң белемле 250ләп укучысы – Россия информатикасының булачак элитасы җыелачак. Әлеге фәнни чара августта үткәреләчәк халыкара олимпиаданың генераль репетициясе булыр дип күзаллана.

Анда Россиянең барлык төбәкләре дә катнашамы?

В.К.: Олимпиаданың төбәк этабына килгәндә, ул илнең барлык субъектларында да үткәрелә. Йомгаклау этабына сайлап алу түбәндәгечә уздырыла: төбәк этабының бердәм биремнәр һәм бәяләүнең бердәм системасы буенча үткәрелүен исәпкә алып, илнең гомуми баллар рейтынгы булдырыла. Шушы рейтингка эләгүе-эләкмәвенә карап, катнашучы төбәкләр билгеләнә. Әмма рейтингка эләкмәгән төбәк тә үзеннән 1 укучыны җибәрә ала. Олимпиада 9-11нче сыйныфлар арасында үткәрелә, әмма 9нчылар өчен 5нче сыйныф укучысы да чыгыш ясый ала. Былтыр, мисалга, 6нчы һәм 7нче сыйныфта укучылар 9нчы сыйныф өчен чыгыш ясап, шактый югары күрсәткечләргә иреште. Шуңа информатикада катнашучыларның сәләте төгәл чикләр, сыйныфлар белән билгеләнергә тиеш түгел.

Халыкара олимпиадага әзерлек укучыдан нәрсә таләп итә?

В.К.: Укучы олимпиадага әзерлекне күңел ачу дип кабул итәргә тиеш түгел. Бу – зур тырышлык таләп итә торган җитди хезмәт. Югары уңышка ирешергә теләсәң, теләсә кайсы эшчәнлектәге, әйтик, спорттагы кебек үк, көн саен шактый күп көч куярга кирәк. Әлбәттә, бу укучыларга җиңел бирелми. Чөнки аларның башка фәннәрдән дәресләргә, шулай ук математикадан, рус теленнән мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга әзерләнәсе бар. Шуңа олимпиадага әзерлек укучыдан вакытны дөрес бүлә белүне дә сорый.

Халыкара олимпиадада югары нәтиҗәләргә ирешкән Россия яшьләре белем алуны, хезмәт юлын үзебезнең илдә дәвам иттерәме яисә чит илләрне сайлыймы?

В.К.: Дөресен әйтергә кирәк: башлангыч этапта халыкара олимпиадада уңышка ирешкәннәрнең чит илләргә, бигрәк тә Америкага, укырга китү очраклары еш күзәтелде. Соңгы берничә елда исә моңа нокта куелды дияргә була, чөнки барысы да илебездә IT өлкәдә белем бирү дәрәҗәсенең шактый югары булуын аңлады, гәрчә Америкадагы кайбер вузлар рейтынгы ягыннан безнең уку йортларын уздырса да. Өстәвенә, дөньякүләм билгеле, әйтик, “Гугл”, “Майкрософт” кебек компанияләрнең Россиядә дә эшләве яшьләргә үзебезнең илдә калу өчен яңа мөмкинлекләр ача. Күбесе үзебезнең ил компанияләрендә, әйтик, “Яндекс”, “Мэйл.ру” кебек әйдәп баручы оешмаларда хезмәт куя. Алар сәләтләрен, белем-күнекмәләрен Россия компанияләрен, бизнесын үстерүгә, камилләштерүгә юнәлтә. Һөнәри эшчәнлеген югары уку йортында белем бирү белән бәйләүчеләр шактый. Араларында укучыларның яңа буынын информатика буенча олимпиадага әзерләргә ярдәм итүчеләр дә бар. Шул рәвешле, элекке дөнья чемпионнары булачак чемпионнарны әзерли. Шунысы кызыклы: информатика буенча халыкара олимпиада барышын дөньяның иң эре IT компанияләре күзәтеп бара. Анда катнашучылар мәктәп укучылары булып, аларга алга таба университетта белем алу заруриятенә карамастан, шул рәвешле, мәгълүмати технологияләр юнәлешендә эшли торган әйдәп баручы оешмалар үзләренә булачак кадрларны күзли.

Мәктәп укучыларының информатика буенча халыкара олимпиадасында Россия данын 4әр укучыдан торган 2 команда яклаячак. Быел безнең ил ничә медальгә өметләнә?

В.К.: Беренче командага килгәндә, 3 алтын һәм 1 көмеш медаль алу аның көченнән килә дип уйлыйм. Ким дигәндә,  2 “алтын”  төгәл булырга тиеш. Икенче команданың барысы да көмеш медальләр булса, бу Россия укучылары өчен бик яхшы нәтиҗә саналачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International