26-27 февральдә Лаеш шәһәрендә "Россия ел укытучысы" Бөтенроссия конкурсының соңгы зона туры башланып китте. Ике көн дәвамында Казан, Биектау, Яшел Үзән, Югары Ослан һәм Аксубай районнарыннан укытучылар көч сынашты. Алар 2 номинациядә чыгыш ясады: "Ел укытучысы" (педагогик стажы 5 елдан артык булганнар) һәм "Педагогик дебют" (педагогик стажы 3 елдан артмаганнар).
Конкурсның төп максаты - сәләтле укытучыларны барлау, аларга ярдәм итү, укытучы хезмәтенең абруен күтәрү.