27-28 февраль көннәрендә «Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәгендә V Халыкара уку-укыту «Сәләт» яшьләр форумы оештыру комитетының гамәли семинары узды. Аның белән беррәттән, «Фәнсар» үзәге эшчәнлеге буенча район администрациясе белән түгәрәк өстәл оештырылды.
Гамәли семинарда төрле проект һәм форум юнәлешләре җитәкчеләре, форумда катнашачак җәйге профильле сменаларның директорлары һәм «Сәләт»кә нигез салучылар да катнашты.
– Сезнең идеяләрегез аша, бердәм принциплар, проектлар һәм чараларыбыз ярдәмендә әлеге үзәгебезне гөрләтик. Бүген безнең төп бурыч – «Сәләт» сменаларына яхшы старт бирү. Ә моңа инде бик аз вакыт калды: аның иң беренчесе март уртасында башланачак. «Сәләт» форумына да әзерлекне онытырга ярамый, – дип белдерде «Сәләт» Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов.
«Сәләт» проектлары җитәкчесе Әдип Әлмир скайп аша изге теләкләрен җиткерде. Татар телен саклап калу, республикабызның сәләтле балалар һәм яшьләренә ярдәм итү, юбилей форумын үткәрү буенча концепция төзүдә уңышлар теләп калды.
«Фәнсар» фән һәм мәгариф үзәге эшчәнлеге һәм аны үстерү» дип аталган түгәрәк өстәлдә Алексеевски районы башкарма комитеты социаль сораулар буенча җитәкче урынбасары Николай Чурин, Биләр авылы җирлеге башлыгы Александр Гайнуллин, Алексеевск районы буенча Роспотребнадзор җитәкчесе Рөстәм Хөснетдинов һәм «Сәләт» яшьләр үзәгенең директоры Раил Курамшин катнашты. “Шактый пионер лагерьлары ачылуга ук ябылды, эшләп китә алмады. Тик бу урын уңышлы булып чыкты. Гел үсештә булыйк!» – дип, теләп калды Александр Гайнуллин «Дубок» лагеры урынына төзелгән «Фәнсар» үзәгенә.
Җәйгә монда 25 кеше сыйдырышлы мунча комплексы салыначак икән. Аннан соң бассейн төзү бурычы тора. Бүген үзәк территориясендә административ корпус, 4 торак корпусы, дәресләр өчен классларга бүленгән клуб, концерт залы, кухня белән ашханә һәм ачык сәхнә урнашкан. Шулай ук футбол һәм баскетбол уйнау өчен спорт мәйданчыгы да бар. Үзәктән 400 метр чамасы читтә Изге чишмә ага һәм Биләр тыюлыгы җәелеп ята. Бер сүз белән әйткәндә, рухи, акыл һәм физик яктан үсеш өчен барлык шартлар да тудырылган.
– Биләр һәрвакыт үзәктә булган. Заманында Болгар газеталары Биләр һәм Болгар шәһәрләре әһәмиятлелекләре ягыннан Помпей һәм Трояга тиң булган, дип язган. Бу – Татарстанның чите түгел, республикабызның үзәге! Кукмара һәм Самар, Алатырь һәм Бөгелмәгә Биләр аша элемтә булдырыйк. Без үзебезне халыкара үзәк буларак бәялибез. Без – Президент командасы, һәм без бу исемне акларбыз! - дип белдерде Әдип Әлмир.