26 февраль көнне сәгать 10.00да «Сәләт» йортында (Казан ш., Островский урамы, 23) мәктәп балаларының «Ялкын» журналы редакциясе уку һәм китапларның роле турында «Укырга вакыт» дип аталган дискуссия оештыра. Фикер алышуда Татарстанның төрле мәктәпләре укучылары, журналның яшүсмерләр редколлегиясе әгъзалары, шулай ук экспертлар катнаша. Экспертлар арасында укучылар өчен татар әдәбияты дәреслеген төзүче дә бар, дип хәбәр итә «Ялкын» редакциясе.
Телевидение һәм Интернет заманында китаплар кирәкме? Кешегә укуның кирәге бармы? Бүген мәктәп укучылары нәрсә укый? Дискуссиядә бу сорауларга белгечләр дә, укучылар да үз җавабын бирәчәк.
Эксперт буларак фикер алышуда язучы, шагыйрь, «Безнең мирас» журналының баш редакторы Ләбиб Лерон, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты, 7 нче класслар өчен татар әдәбияты дәреслеген төзүче Диләрә Абдуллина катнашачак, дип ышандыра чараны оештыручылар. Шулай ук үз фикерләрен яшьләр арасында танылган телетапшырулар алып баручылары һәм катнашучылары да белдерәчәк.