|
Сәламәтлек саклау һәм мәгариф системасы җәмгыятьтә һәрвакыт кызыксыну уята һәм нәкъ менә бу ике өлкә еш кына тәнкыйть утына тотыла. Күптән түгел “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский алып барган “Көн темасы” (“Тема дня”) программасының кунагы — ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов үзе җитәкләгән тармакта булган уңышлар, үзгәрешләр, яңалыклар хакында сөйләде.
Иң мөһим һәм иң күп инвестицияләр белем бирүгә юнәлдерелүе белән һәр кеше дә килешәдер. Аның ничек нәтиҗәле булуына карап, тулы бер буынның язмышы хәл ителә. Белем бирү системасының төп бурычы нидә һәм министрлык хәзерге эшчәнлегендә нәрсәгә өстенлек бирә? Гомумән алганда, фән һәм мәгариф өлкәсендә хәзерге хәлләргә ничек бәя бирер идегез? Э.Ф. : Республикада 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе кабул ителде һәм анда төп бүлек кеше потенциалын үстерүгә бәйле. Без станоклар, төрле җиһазлар, яңа технологияләр, чимал, материаллар сатып алырга сәләтле. Әмма төп бурыч — урта белем бирү сыйфатын, гомумән, республика буенча белем бирү сыйфатын яхшыртуга кайтып кала. 2015 елның февралендә Куркынчысызлык советы утырышы булды һәм анда да белем бирү сыйфатын үстерү хакында сүз барды. Безнең алда, республиканың кайсы җирендә генә яшәвенә дә карамастан, балага сыйфатлы белем бирү бурычы тора. Моның өчен системаның идарә итә торган булуы кирәк. Республиканың белем бирү системасы белән идарә итүне җайлау мөһим. Нинди нәтиҗәләргә ирешәчәгебезне, ул нәтиҗәләрне ни рәвешле алачагыбызны белми торып, уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Без республика буйлап 550 база мәктәбе булдырдык. Аларда иң яхшы техник база, җиһазлар тупланылган, класслар, кабинетлар булдырган. Иң мөһиме − исә иң яхшы укытучылар тупланылган, мәктәп директоры билгеләнгән. Төгәлрәк әйткәндә, гомуми белем бирү өлкәсендә алар безгә сыйфатны тәэмин итәчәк. Куркынычсызлык советы тарафыннан, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә, эш бирүчеләр белән берлектә, ресурс үзәкләре оештыру хакында карар кабул ителде. Алар да безгә һөнәри белем бирүдә сыйфат гарантияләргә тиеш. Мәктәп укучылар, 8-9 нчы сыйныфта укыганда ук, 9 нчыны тәмамлагач кая укырга барырга тиешлекләрен билгеләве мөһим. Бу мәсьәлә буенча эшне башлангыч сыйныфларда башау кирәк. Укучылар 10-11 нче сыйныфка яисә ресур үзәкләренә укырга керә ала. Аларга анда, һөнәрле булу өстенә, эш һәм хезмәт хакы да гарантияләнә. Мондый ресур үзәкләре эш бирүчеләр тарафыннан булдырыла. Алар бу процесс белән идарә итә, белем бирү программалары буенча тәкъдимнәрен кертә, яхшы матди-техник база булдыру, җиһазлар сатып алуга ярдәм итә. Моннан тыш, әлеге ресурс үзәкләрендә һөнәр үзләштерүчеләр киләчәктә югары белем алырга һәм карьерасын дәвам итәргә мөмкин. Бу ресурс үзәкләре кыска вакытлы әзерлек мәйданчыклары да булып санала. Шулай ук балаларны һөнәри юнәлештә әзерләү вазыйфасы да аларга йөкләнә. Элек гомуми белем бирү мәктәпләрендә һәр укучы өчен дә белем бирү бер үк төрле иде. Хәзер исә мәктәпләрдә зур үзгәрешләр бара. Гади мәктәптә һәм база мәктәбендәге белем бирү сыйфаты аерылмасмы? Э.Ф.: Бу мәсьәләдә, республикада сәләтле балалар белән эшләү буенча проект гамәлгә ашырыла. Татарстанда моның өчен мәктәпләр һәм гимназияләр челтәре булдырылган. Алар күп очракта интернат тибында. Мисал өчен, КФУ каршында Николай Лобачевский исемендәге ике интернат-мәктәп эшли. Күптән түгел генә Инополис шәһәрендә яңа интернат-мәктәп ачылды. База мәктәпләре һәр муниципаль берәмлектә булдырылачак, республиканың барлык балалары да анда уку мөмкинлегенә ия. Безнең уйлавыбызча, һәр бала да әлеге база мәктәпләре аша узарга тиеш һәм анда иң сыйфатлы белем бирү максаты куела. Моңа кадәр республикада 1900 мәктәп, алар арасында 30 лап кына бала белем алучы мәктәпләр дә бар иде. Исәпләп карасаң, укытучылар саны андый мәктәпләрдә балалар саныннан да күбрәк чыга.
|