Татарстанда “Россия Ел укытучысы-2016” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы зона турлары җиңүчеләре билгеле

2016 елның 5 марты, шимбә

Татарстанда “Россия Ел укытучысы-2016” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы зона турлары җиңүчеләре билгеләнде. Жюри “Ел укытучысы” номинациясендә иң югары балл җыйган 41 укытучыны сайлап алды, “Педагогик дебют” номинациясендә – 20 укытучыны, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Быел конкурста муниципаль дәрәҗәдә 1,2 меңләп укытучы катнашкан, шулардан 150се сынауны бәйгенең зона этабында дәвам иттергән.

Искәртеп үтик: Татарстанда “Россия Ел укытучысы-2016” Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы зона турлары 8-29 февраль көннәрендә үткәрелде. Хәзер бу турларда җиңүгә ирешүчеләр алдында Казанда 14-18 март көннәрендә булачак финалда тагын да җитди сынау тора. Абсолют җиңүчегә 400 мең сум күләмендә, “Педагогик дебют” номинациясендә җиңүчегә 200 мең сумлык акчалата бүләк каралган. Конкурс призерларына – II урын алучыларга 100әр мең сум, III урын ияләренә 70әр мең сум күләмендә, лауреатларга һәм номинацияләрдә җиңүче дип табылганнарга 50шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшыру күздә тотыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International