Татарстан Президенты: “Киләчәк белемле һәм креатив кешеләр кулында”

2016 елның 5 марты, шимбә

Татарстан Президенты кичә “ТНВ” телеканалында “Рөстәм Миңнеханов белән биш кич” программасының бишенче чыгарылышында, киләчәк белемле кешеләр кулында, дип билгеләп үтте һәм урта белем дәрәҗәсен күтәрергә кирәклеген ассызыклады.

"Киләчәк белемле һәм креатив кешеләр кулында. Әгәр синдә ниндидер яңа нәрсә эшләү теләге юк икән, бу сәләт ачылмаячак. Яшьләр үз вакытларын нәтиҗәле файдалансын өчен, моны яшь буынга җиткерү мөһим", - дип билгеләп үтте Р.Миңнеханов Сергей Брилев уздырган әңгәмәдә.

ТР Президенты сүзләренчә, хәзер укытыла торган кайбер һөнәрләр тиздән юкка чыгачак. Шул ук вакытта хәзер укытылмый торган башкалары пәйда булачак. “2025 елдан башлап машина йөртүчеләр кимиячәк, ә аннары бөтенләй юкка чыгачак, чөнки җәмәгать транспорты пилотсыз булачак”.

Базарда белемле кешеләргә һәрвакыт ихтыяҗ булачак, дип ассызыклады Татарстан Президенты. “Дөньяда урта белем бирү дәрәҗәсе югары булган илләр көндәшлеккә сәләтле булачак. Без лидерлар булырга тиеш. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар. Безгә күтәрелергә кирәк, ә моның өчен мәктәпәкчә һәм мәктәп мәгарифен реформалау, вузлар буенча эшләрне тәмамлау зарур. Мәгариф төгәл әйберләргә юнәлтелгән булырга тиеш - укучылар көндәшлеккә сәләтле була торган юнәлешләр мәктәптән үк ачык”, - диде ул.

Сергей Брилев күптән түгел Чаллыда ачылган «Кванториум» балалар технопаркы турында да сорау бирде. Ул инженерлык иҗаты һәм фәнни эшкә сәләте булган укучыларга өстәмә белем бирүнең яңа форматын күз уңында тота.

ТР Президенты белдергәнчә, яшь техниклар түгәрәкләре көчле булганда, бу өлкәдә позицияләр кулдан ычкынган. “Балалар технопаркы – ул техник белгечләр әзерләү өчен яхшы мәйданчык. Чаллыда «Кванториум» ачылышы – зур кертемнәр таләп итә торган беренчә тәҗрибә”, - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов чыгымнарның бер өлешен “КАМАЗ” үз өстенә ала, дип өстәде. Моннан тыш, автогигант балалар технопаркын кайбер кирәкле белгечләр белән тәэмин итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International