Казанда танылган педагог Мария Устинова вафат

2016 елның 4 марты, җомга

Казанда 91 яшендә танылган педагог Устинова Мария Сергеевна вафат булды.

2005 елда Казанның 102 номерлы гимназиясенә педагог Мария Устинова исеме бирелгән иде. Биредә Мария Сергеевна 1954 елдан бирле тарих укытучысы булып эшләгән, ә соңрак – 1963 елдан 2011 елга кадәр – директор. Тулаем алганда, педагог белем бирү учреждениесендә 57 ел хезмәт иткән.

Педагог Мария Сергеевна белән хушлашу җомга көнне, 4 мартта, Урицкий мәдәният йортында үтәчәк. Матәм чарасы 9.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International