«Экологик үсеш – Evolution Awards 2016» бөтенроссия премиясенә гаризалар кабул ителә

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

“Экологик үсеш – Evolution Awards 2016” бөтенроссия премиясенә дәгъва гаризалары кабул ителә. Премия Россия Федерациясе территориясендә тотрыклы үсешнең экологик аспектлары һәм “яшел” технологияләрне үстерү һәм куллану өлкәләрендәге казанышлар өчен биреләчәк (“яшел” технологияләр дип ресурс саклый торган технологияләр һәм табигый ресурсларны яңадан торгызу технологияләре атала). Конкурс комиссиясен Россия табигый байлыклар һәм экология министры Сергей Донской җитәкләячәк.

Конкурска гаризалар 2016 елның 31 мартына кадәр басма яки электрон формада рус телендә кабул ителә. Басма гаризаларны “Конкурс на соискание премии «Evolution Awards 2016” дигән тамга белән 119017 город Москва, Старомонетный переулок, 31, ФГБУ «Центральное бюро информации Минприроды России» адресына, ә электрон формадагы гаризаларны konkurs@greenevolution.ru адресына җибәрергә кирәк.

Чараны үткәрүгә бәйле сораулар буенча + 7 (495) 959 42 77 я +7 (925) 838 15 90 телефоннарына шалтыратырга була. Тулырак белешмәләр greenevolution.ru сайтында.

Премияне тапшыру тантанасы 2016 елның 28 апрелендә Мәскәүдә “ЭКОТЕХ” күргәз­мә-форумында үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International