14-24 март көннәрендә КФУда “PROнаука" фәнни журналистика мәктәбе эшләячәк.
Казан федераль университетының фәнни журналистика мәктәбе – уку йортының Матбугат хезмәте һәм мәгълүмат департаменты тарафыннан Россиянең әйдәп баручы ММЧ ("За науку", "GEO”, "Русский репортер", РИА-Новости журналлары һәм порталлары һ.б.) журналистлары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган белем бирү проекты. Анда студентлар, аспирантлар, КФУ хезмәткәрләре, университетларның матбугат хезмәтләре, вуз ММЧ вәкилләре, фән өлкәсендә эшләүчеләр катнаша ала. Программа кысаларында әйдәп баручы галимнәр лекцияләре, фәнни журналистлар мастер-класслары, КФУ матбугат чараларында практика узу каралган.
Мәктәпкә йөрүчеләргә журналистиканың төп жанрлары буенча текстлар язу күнекмәләрен үзләштерү, заманча фән һәм технологияләрнең төп трендлары, фәнне популярлаштыру, мәгълүмат җыю һәм туплау ысуллары турында мәгълүмат алу, КФУ галимнәре белән аралашу, Казан университетының нефть чыгару, космос, медицина өлкәсендәге фәнни казанышлары белән танышу мөмкинлеге булдырыла.
Проект үзләренең тикшеренүләре, шулай ук башка галимнәрнең хезмәтләре турында бөтен кешегә дә аңлаешлы телдә сөйләргә теләүче яшь галимнәр өчен дә белем бирү мәйданчыгы булыр дип күзаллана. Мәктәпне уңышлы тәмамлаучыларга һәм ММЧда берничә язма бастыручыларга КФУның квалификацияне арттыру турындагы таныклык тапшыру күздә тотыла.
Дәресләр эш көннәрендә кич белән үткәреләчәк.
Проектта катнашырга теләүчеләр 10 марттан да соңга калмый биредә теркәү узарга тиеш. Мәктәп 30 кешегә исәпләнгән.