Казанда Лобачевский исемендәге премиягә дәгъва кылган фәнни хезмәтләр конкурсында җиңүчеләр бүләкләнде

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында Лобачевский исемендәге премиягә дәгъва кылган фәнни хезмәтләр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Быелгы конкурста дөньяның 4 иле һәм 30 шәһәреннән 50 югары уку йортының 652 студенты катнашты. Арада 69 автор конкурс партнерлары әзерләгән истәлекле призлар белән бүләкләнде, шулай ук студентлары катнашкан вузлардан да махсус призлар гамәлгә куелган иде.

Республикада унтугызынчы тапкыр 27 юнәлеш буенча үткәрелгән конкурс студентларның фәнни эшчәнлегенең барлык өлкәләрен дә колачлый. Конкурс исә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Югары уку йортлары ректорлары советы ярдәме белән ТР Студентлар лигасы тарафыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International