14 мартта Казанда Татарстан Республикасы һөнәри белем бирү оешмалары үсеше планы буенча Ведомствоара комиссия утырышы узды. Утырыш кысаларында Аксубай универсал технологияләр техникумы, Актаныш технологик техникумы, Алексеевск авыл хуҗалыгы көллияте, Әлмәт шәһәренең физик культура көллияте һәм политехника техникумы, һөнәри техникумнарына 2016-2017 уку елына абитуентларны кабул итү хакында сүз барды.