Казанда Татарстан Республикасында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионатын оештыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды

2016 елның 18 марты, җомга

17 мартта Казанда агымдагы елда Татарстан Республикасында "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) ачык төбәк чемпионатын оештыру мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар чемпионатның реклама кампаниясен башлап җибәрү өчен материаллар әзерләү, меню вариантларын тәкъдим итү хакында фикер алыштылар. Киңәшмәдә чемпионатның ачылу һәм ябылу тантаналарын үткәрү мәйданы һәм вакыты тәкъдим ителде. Моннан тыш киңәшмә барышында  Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре  чемпионатка әзерлек эшләренең барышы хакында хисап бирде.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International