Студентлар арасында читтән торып үткәрелүче республикакүләм "Киләчәк безнең кулларда!" фәнни-тикшеренү конкурсы

2016 елның 18 марты, җомга

Татарстан студентлары арасында читтән торып үткәрелүче республикакүләм "Киләчәк безнең кулларда!" фәнни-тикшеренү конкурсы башлана. Конкурста республика көллиятләре һәм техникумнары студентлары катнаша ала. Конкурс материалларын (заявка, фәнни-тикшеренү хезмәте, презентация һәм тезислар) 22 апрельгә кадәр college51@yandex.ru электрон адресына җибәрергә кирәк. Конкурс ике номинация буенча үткәрелә: проект-тикшеренү өлкәсендә - "Мин тәкъдим итәм"; тикшеренү өлкәсендә "Мин һәм минем һөнәрем: масштаб - киләчәк". Республикакүләм "Киләчәк безнең кулларда!" фәнни-тикшеренү конкурсы җиңүчеләрен жюри 2016 елның 29 апрелендә игълан итәчәк. 

Конкурсны оештыручылар - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрылыгы, Казан радиомеханика көллияте, Россия мәгариф академиясенең Һөнәри белем бирү педагогикасы һәм психологиясе институты, ААҖ "Радиоприбор".

Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International